Мать-и-мачеха (үги ана яфрагы)

Мать-и-мачеха обыкновенная – многолетнее травянистое растение, широко распространённое в Евразии, Африке, а также, как заносное, в других частях света. Его особенностью является то, что оно цветёт ранней весной, до распускания листьев. С древних времён растение используется как лекарственное.

Нижняя сторона листьев мать-и-мачехи, покрытая многочисленными волосками, испаряет воду намного слабее голой верхней стороны листьев, поэтому нижняя сторона (мать) на ощупь теплее верхней (мачехи) — отсюда русское название растения.

 

Обычно встречается на берегах водоёмов, на склонах оврагов, нередко на полях и пустырях. Предпочитает глинистые почвы, но встречается также и на почвах другого типа, в том числе на песчаных и галечных речных отмелях. Обычное время цветения в условиях европейской части России — в апреле.

 

В качестве лекарственного сырья используют лист данного растения, который заготовляют весной, сушат на воздухе или в сушилках при температуре 40–50 °С.

 

Мать-и-мачеха — традиционное средство от кашля, особенно при коклюше, а также от слизистой мокроты.

Из-за наличия в растении пирролизидиновых алкалоидов, токсичность которых изучена слабо, не рекомендуется применять цветки мать-и-мачехи более 4–6 недель подряд.

Гади үги ана яфрагы – Евразия һәм Африкада киң таралган, шулай ук дөньяның башка почмакларына да үтеп кергән күпьеллык үләнчел үсемлек. Аның үзенчәлеге булып яфраклары чыкканчы иртә яз чәчәк атуы тора. Борынгы заманнардан бирле үсемлек дару буларак кулланыла.

 

Үги ана яфрагының күпсанлы төк белән капланган аскы өлеше суны өске шома ягына караганда күпкә кимрәк парга әйләндерә, шуңа аскы ягы (ана) тотып карашка өскесеннән (үги ана) җылырак – моннан үсемлекнең урыс телендәге атамасы (мать и мачеха).

 

Гадәттә сулык ярларында, чокыр кырыйларында, еш кына кырларда һәм ташландык җирләрдә очрый. Кызыл балчыклы туфракны ярата (предпочитает – смысловой перевод), ләкин шулай ук башка төр җирләрдә дә очрый, шул ук исәптән комсу һәм чуер ташлы елга сайлыкларында. Россиянең Европа өлеше шартларында чәчәк атуының гадәти вакыты – апрельдә.

Дару чималы буларак яз көне әзерләп куелган әлеге үсемлекнең һавада яки киптергечләрдә 40-50 °С та киптергән яфрагын кулланалар.

 

Үги ана яфрагы – ютәлдән, аеруча коклюш вакытында, шулай ук лайлалы какырыктан традицион котылу чарасы.

Үсемлектә агулылыгы аз өйрәнелгән пирролизидин алкалоидлар булганлыктан үги ана яфрагының чәчәген 4-6 атнадан артыграк рәттән кулланырга киңәш ителми.

Оставьте комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Договор-оферта. | Copyright © 2019 - Онлайн-школа «IDELIA». idelia-tatar.com. Все права защищены.

Политика конфиденциальности.

Соглашение об обработке персональных данных.

ИП Ахтямова С.И.