Алоэ-вера (меңъяшәр)

Алоэ — растение-суккулент (в экстремальных ситуациях это растение закрывает поры, удерживая влагу внутри листа. Это значит, что алоэ может существовать в условиях, когда другие растения вянут и умирают), растущее в засушливых регионах тропиков. Их насчитывают более 500 видов. Родина алоэ — Северная Африка. Хотя естественный его ареал неясен, так как вид широко культивируется во всем мире. Для алоэ вера характерны широкие, заостренные и мясистые зеленые листья, которые могут вырасти до 30-50 см в длину. Листья алоэ служат для накопления влаги.  

Алоэ – тропикның корылыклы төбәкләрендә үсә торган суккулент (экстремаль хәлләрдә бу үсемлек дымны яфрак эчендә тоткарлап күзәнәкләрен яба. Ә бу алоэ башка усемлекләр шәлперәйгән һәм үлә торган шартларда да яши ала дигән сүз) үсемлек. Аларның саны 500дән артык. Алоэның ватаны – Төнъяк Африка. Хәер, аның табигый ареалы ачыклы түгел, чөнки төр бөтен дөньяда үстерелә. Алоэ вера өчен 30-50 см озынлыкка кадәр үсә ала торган киң, очлаеп киткән һәм итле яшел яфраклар хас. Алоэның яфраклары дым туплау өчен хезмәт итә.

Растение в диком виде встречается на Канарских островах (Испания).

Үсемлек кыргый рәвешендә Канар утрауларында (Испания) очрый.

Алоэ вера — популярное лекарственное растение, которое использовалось в течение тысяч лет. Его листья полны гелеобразного вещества, которое содержит множество полезных соединений. Оно состоит из более чем 75 видов питательных веществ, в том числе 20 минералов и 12 витаминов. Содержит антиоксиданты, ферменты, витамины А и С, обладает высоким содержанием витамина Е. Широко используется в косметической, фармацевтической и пищевой промышленности.

Алоэ вера – меңнәр ел дәвамында кулланылган популяр дару үләне. Аның яфраклары күп файдалы кушылмалар тәшкил иткән гельсыман матдә белән тулы. Ул 75тән артык төр туклыклы матдәдән, шул исәптән 20 минерал һәм 12 витаминнан тора. Анда антиоксидантлар, ферментлар, А һәм С витамины, югары микъдарда Е витамины бар. Ул косметика, фармацевтика һәм азык-төлек сәнәгатендә киң кулланыла.

Самое раннее упоминание алоэ вера содержится в египетском папирусе XVI века до нашей эры. Согласно исследованию, опубликованному в Индийском журнале дерматологии, в древнем Египте алоэ вера называли «растением бессмертия».

Алоэны иң иртә искә алу Мисырның безнең эрага кадәрге XVI гасыр папирусында бар. Һиндстанның дерматология журналында бастырылган тикшеренүгә караганда борынгы Мисырда алоэ вераны «үлемсезлек үсемлеге» дип атаганнар.

Наибольшую пользу растение приносит при лечении именно кожных заболеваний. Помогает поддерживать природный баланс влаги в коже и способствует обновлению ее клеток. Обладает противовоспалительными и антибактериальными свойствами. Помогает в лечении ожогов, прыщей, предотвращает сухость кожи. Антибактериальные компоненты алоэ вера удаляют бактерии на коже, тем самым уменьшая риск появления новых прыщей.

Үсемлек иң зур файданы нәкъ менә тире авыруларын дәвалаганда китерә. Тиредә дымның табигый балансын сакларга ярдәм итә һәм күзәнәкләрнең яңаруына булыша. Ялкынсынуга һәм бактерияләргә каршы үзлекләргә ия. Пешүләрне, бетчәләрне дәвалауда ярдәм итә, тиренең коруын (кибүен) булдырмый. Алоэның бактерияләргә каршы компонентлары тиредәге бактерияләрне юкка чыгара, шуның белән яңа бетчәләр барлыкка килү куркынычын киметә.

Управление по контролю за продуктами и лекарствами США впервые одобрило мазь с алоэ вера в качестве безрецептурного лекарства от ожогов кожи еще в 1959 году. Исследования показали, что алоэ вера может сократить время заживления ожогов примерно на 9 дней по сравнению с обычными препаратами.

АКШның азык-төлек һәм даруларны контрольдә тоту идарәсе беренче тапкыр алоэ вера белән майны 1959 елда ук тән пешүдән рецептсыз дару сыйфатында хуплый. Тикшеренүләр алоэ вера тән пешүләрнең терелү вакытын гадәти препаратлар белән чагыштырганда 9 көнгә киметергә мөмкин икәнен күрсәткән.

Средства по уходу за кожей, содержащие в своем составе алоэ, обеспечивают эффективное увлажнение кожи, снимают ощущение сухости, кожа становится исключительно мягкой и шелковистой.

Үз составында алоэ булган тәнне тәрбияләү чаралары тирене (нәтиҗәле – эффектиный) дымландыруны тәэмин итә, корылык хисен бетерә (см. пер. “снимает”), тире фәкать йомшак һәм ефәксыманга әверелә.

Является популярным комнатным растением (однако в комнатных условиях цветёт очень редко).

Популяр бүлмә үсемлеге булып тора (әмма йорт шартларында бик сирәк чәчәк ата).

Оставьте комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Договор-оферта. | Copyright © 2019 - Онлайн-школа «IDELIA». idelia-tatar.com. Все права защищены.

Политика конфиденциальности.

Соглашение об обработке персональных данных.

ИП Ахтямова С.И.